Предлагаем воспользоваться красивыми поздравлениями для молодых с днем свадьбы на татарском языке.
Яшь парларга бәхет яусын,
Тигез гомер итсеннәр.
Чөкердәшеп яши-яши,
Алтын туйга җитсеннәр.
Гомер буе икесе бер
Сукмактан атласыннар.
Бер-берсенә мәхәббәтне
Үлгәнче сакласыннар.
***
Тормыш дилбегәсен ныклы тотып,
Гомер буе бергә барыгыз.
Бетмәс куанычлар килсен сезгә,
Күтәренке булсын күңелегез.
Кайгы-хәсрәт күрми, бәхет белән
Үтсен иде килер көнегез.
***
Бүгенге көн исегездә калсын
Сөю нуры булып,
Гомер юлыгызда кабатлансын
Сөю җыры булып!
Мәхәббәтнең гомере озын булсын,
Чит-ятларга тәрәз ачмагыз,
Бер-берегезгә булган назлы хисне
Гомерегез буе саклагыз!
***
Яшь парларга бәхет яусын,
Тигез гомер итсеннәр.
Чөкердәшеп яши-яши,
Алтын туйга җитсеннәр.
Гомер буе икесе бер
Сукмактан атласыннар.
Бер-берсенә мәхәббәтне
Үлгәнче сакласыннар.
***
Тәбриклибез кавышу көне белән,
Котлы булсын туегыз .
Озын гомер, сүнмәс бәхет белән,
Яңа матур тормыш корыгыз.
Матур булсын, алгы көнегез,
Ак чәчәктәй бер дә шиңмәсен.
Һәркем тормыш юлыгызны
Аяз күккә карап тиңләсен.
Теләгебез шул: тормыш юлыгызда
Бер-берегегә терәк булыгыз.
Матур кызлар, батыр уллар үссен,
Гөрләп торсын тормыш юлыгыз.
***
Котлы булсын яшьлек тантанасы,
Котлы булсын сөю хисләре.
Зур уңышлар белән алга илтсен
Сез барачак гомер юллары.
Тулып торсын бәхет чишмәсе,
Ташып торсын бәхет чиләге.
Озын гомер, саф мәхәббәт –
Барыбызның сезгә теләге.
***
Парлы типсен мәңге йөрәгегез,
Мәхәббәтнең ике кояшы.
Кояш кебек түп-түгәрәк булсын
Бәхетегез – гомер юлдашы.
Кушылып үскән куш каеннар кебек,
Бергә үтсен тормыш юлыгыз.
Зәңгәр күлдә йөзгән пар аккоштай,
Бәхет күлләрендә йөзегез.
Свадебные поздравления на татарском языке на никах, от родителей. Котлы булсын туегыз!
Никах туена
Әби-бабайлардан калган
Иң изге күркәм йола –
Никахтан соң егет һәм кыз
Ир белән хатын була.
Күктә укылмаса никах,
Кушылмас һичбер йөрәк.
Никах кануннарын үтәп
Гомер итәргә кирәк.
Язышлардан юктыр узыш,
Никах булсын гомерле.
Ходай бүләк итеп бирә
Һәр кешегә гомерне.
Сезнең никах көнегездә
Җирне каплады үлән.
Никахыгыз котлы булсын,
Яшәгез шатлык белән.
Хәзрәт никах укыганда
Рәхмәтен салсын Аллаһ.
Лә-илләһе иллял-лаһ
Мөхәммәдер-рәсүлүл-лаһ!
Балаларга туй көненә
(поздравление на свадьбу детям от родителей)
Тормыш дигән дәрья суның
Дулкынына яр булыгыз.
Гомер юлын үткән чакта
Таянырдай пар булыгыз.
Бүген сезнең туй көнегез,
Парлы балдак кулыгызда.
Балдак кебек тигез, шома
Булсын барыр юлыгыз да.
Туй балдагы нинди гади,
Тик җаваплы вазыйфасы.
Туегызга бездән бүләк –
Ата-ана фатихасы.
Бала – тормыш мәгънәсе дип,
Сезгә гомер бүләк иттек.
Бишек җырын көйли-көйли
Дәү үсүегезне көттек.
Әти, әни, газиз бала –
Өчесенә уртак йөрәк.
Әмма тормыш көтәр өчен,
Һәркемгә үз пары кирәк.
Иңләп очкан чакта күкне
Ныклы булсын канатыгыз.
Гомер көзләренә кадәр
Бер-берегезне яратыгыз.
Язмыш биргән сөю хисен
Бәйләдегез никах белән.
Хәерле сәгатьтә булсын,
Юлыгызга яшел келәм!
***
Бәйрәмнәр күп бу тормышта,
Туе булсын бер генә.
Тормышыгыз булса икән
Чәчәк кенә, гөл генә.
Һәрвакытта бүгенгедәй,
Бик бәхетле булыгыз!
Охшаш булсын уйларыгыз,
Уртак булсын юлыгыз.
Мәхәббәтле йөзегездән
Якты булсын өегез!
Тормышның көзенә кадәр
Бер-берегезне сөегез.
Безне дә җылытып торсын
Йөрәгегез җылысы.
Чын күңелдән туегезга –
Теләкләрнең олысы.
Кайгы-хәсрәтләр күрмичә
Үтсен гомер юлыгыз.
100 яшьтә дә бүгенгедәй
Бик бәхетле булыгыз!
***
Гаилә кору – зур юлларның башы
Юлларыгыз һәрчак ак булсын
Тормышыгыз гөрләп чәчәк атсын
Чәчәкләре мәңге саф булсын.
Васыять шул сезгә миннән:
Киләчәктә кайгыларны уртак бүлегез.
Шатлыкларны матур бала белән
Бишекләрдә алып килегез.
Тормыш бик катлаулы, шуңа күрә
Гадел юлны сайлый белегез
Миннән сезгә шундый теләк –
Бер-берегезне аңлый белегез.
ЗАГС биргән язу – кәгазь бит ул
Ул саргая еллар үтүгә
Саргаймасын сезнең саф мәхәббәт
Балкып торсын гомер-гомергә.
Поздравления с днем свадьбы
Олы юлга Сез чыгасыз бүген,
Бергә кушып ике йөрәкне.
Юл алдыннан әйтик Сезгә
Чын күңелдән изге теләкне.
Без телибез чын күңелдән Сезгә
Аерылмасын тормыш юлыгыз.
Гомер сукмакларын узган чакта
Адашмагыз, зирәк булыгыз!
***
Бәхеткә, шатлыкка күмелеп,
Һәрвакыт елмаеп һәм көлеп,
Кадергә, хөрмәткә төренеп,
Яшәгез Сез гөл булып!
Йортыгызга кайгы кермәсен,
Гөрләп торсын өй түрегез.
Шаулап үссен алсу чәчкә гөлләр,
Ямьләндереп Сезнең гомерне.
***
Тәбрик итәм, кавышу көне белән,
Котлы булсын туегыз.
Озын гомер, сүнмәс бәхет белән,
Яңа матур тормыш корыгыз.
Матур булсын алгы көнегез,
Ак чәчәктәй бер дә шиңмәсен.
Һәркем тормыш юлыгызны
Аяз күккә карап тиңләсен.
Теләгем шул: тормыш юлыгызда
Бер-берегезгә терәк булыгыз.
Матур кызлар, батыр уллар үссен,
Гөрләп торсын тормыш юлыгыз.
Котлы булсын туегыз!
***
Изге теләк, назлы сүздән башка
Табып булмый затлы бүләкне.
Безнең өчен бик тә кадерле сез,
Бик тә якын, бик тә кирәкле.
Тигез гомер насыйп булсын,
Гел атлагыз янәшә.
Сау-сәламәт булып кына
Яшәгез йөзгәчә.
***
Пар балдаклар балкышыннан
Күзләребез чагыла,
Сез бүген – иң гүзәл пар
Чәчәкләр кочагында!
Еллар узсын бәхеттә,
Тазалыкта-саулыкта,
Шатлыкта, мәхәббәттә,
Иминлектә, муллыкта!
***
Җәй көнендә сезнең туйларыгыз
Чын күңелдән сезне котлыйбыз.
Туйларыгызны бергә үткәреп
Сезгә атап җырлар җырлыйбыз.
Ак бәхетләр сезгә юлдаш булсын
Күтәренке булсын күңелегез.
Саулык, шатлык, куанычлар белән,
Үтсен иде бөтен гомерегез.
Тәбрик итәм кавышу көнегез белән,
Бер-берегезгә якын булыгыз.
Озын гомер, сүнмәс бәхет белән,
Яңа тормыш корыгыз.
Алда сезне бәхет каршыласын.
Гомер юлын тигез үтегез.
Бер-берегезнең кадерен белеп кенә
Тигез матур тормыш итегез.
Яшьлек җәе бәхет бирде сезгә
Пар теләккә килде ике йөрәк.
Чын күңелдән сезне котлыйбыз
Тантаналы көнегез белән!
***
Кадерле ________________________________!
Без Сезне яңа тормышка аяк басуыгыз белән чын күңелдән тәбрик итәбез!
Кая гына барсагызда, шатлык сезгә юлдаш булсын.
Йөзегез кояш кебек көлеп торсын.
Тормышыгызда роза чәчәкләре кебек
Кешеләрне сокландырып торыгыз.
Икегез дә пар килгәнсез
Котлы булсын туегыз.
Бәхет белән балкып торсын
Сезнең тормыш юлыгыз.
Изге мәхәббәт хисләрен
Вакламыйча саклагыз.
Тормыш дигән олы юлдаш
Гел янәшә атлагыз!
Шатлык белән тулып торсын
Сезнең тормыш кесәгез.
Бер тамырдан үскән гөлдәй
Гел янәшә яшәгез.
Котлы булсын туегыз. Уртак булсын уегыз, бәхетле булыгыз!
***
Котлыйбыз Сезне чын күңелебездән иң бәхетле көнегез белән. Сезгә алдагы көнегездә ак бәхет, нык сәламәтлек, тигез, тыныч тормыш, саф мәхәббәт телибез.
Олы юлга Сез чыгасыз бүген,
Бергә кушып ике йөрәкне.
Юл алдыннан әйтик Сезгә
Чын күңелдән изге теләкне.
Без телибез Сезгә
Аерылмасын тормыш юлыгыз.
Гомер сукмакларын узган чакта
Адашмагыз, зирәк булыгыз!
Бәхетле булыгыз!
Кадерле кияү белән кәләш!
Сезне чын күңелебездән никахлашу көнегез белән котлыйбыз! Сезгә озын, тигез гомер, нык сәламәтлек, бәхетле тормыш, саф мәхәббәт телибез. Әти-әниләрегезне тигез күреп, дус-туганнарны сөендереп яшәгез. Никахыгыз ныклы, гаилә учагыгыз якты, пар балдакларыгыз гомерлек булсын. Бүгенгедән табыннарыгыз мул, йөзләрегез көләч, күңелләрегез тыныч булсын. Бәхетле булыгыз!
Очраштырган сезне язмыш,
Гашыйк парлар булгансыз.
Чәчне чәчкә бәйләшергә
Вәгъдәләр коргансыз.
Тормышка аяк басасыз,
Пар килгәнсез икегез.
Сөешеп кенә яшәгез,
Тигез гомер итегез!
Бездән сезгә изге теләк:
Бергә типсен сезнең йөрәк.
Түрә булсын түрегездә –
Мәхәббәт бер-берегезгә.
Кияү һәм кәләш!
Юллар кебек озын гомер сезгә,
Кайгы җиле бердә тимәсен.
Заман кораллары читләп үтсен,
Яшәү дәрте һич тә сүнмәсен.
Йөзләрдә елмаю янсын,
Табынга җыр куй, әйдә.
Бөтен яктан теләк яусын,
Килен белән кияүгә.
Бик тә җиңел йөрешегез,
Бик пар килгән буегыз.
Гөрләп үтсен тормышыгыз,
Гөрләгәндәй туегыз.
Сезнең өстәлдә һәрвакыт
Сый-хөрмәт тулып торсын.
Сыйлагыз дусны яратып,
Дуслар гел килеп торсын.
Тасма телләр белән сезгә
Дошманнар сыенмасын.
Якты нур сүнмәсен йөздә,
Мәхәббәт суынмасын.